"Татар шагыйрьләренең шигырьләре"
Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Иске Камка авылы китапханәсендә "Татар шагыйрьләренең шигырьләре" дигән темага кычкырып уку сәгате узды. Китапханәче укучыларга татар шагыйрьләре турында сөйләде. Балалар үзләре яратып укый торган шигырьләрне кычкырып укыдылар. Чара бик күңелле һәм эчтәлекле узды.
#Бөтендөньяшигърияткөне#ИскеКамкаавылкитапханәсе