“Нәүрүз мөбәрәк булсын”
Иске Камка авыл китапханәчесе авыл балалары һәм кайткан кунак балалары белән бергә “Нәүрүз мөбәрәк булсын” дигән бәйрәм үткәрде. Укучыларны бәйрәм белән котлап, китапханәче Нәүрүз турында сөйләде. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, жырлар җырладылар. Төрле спорт ярышлары узды. Соңыннан балалар тәмле коймак белән чәй эчтеләр.
#Нәүрүз #ИскеКамкаавылкитапханәсе