Старокамкинская сельская библиотека - филиал № 19

Әдәби кичә “Туган телем - иркә гөлем“

Китапханәдә  туган  тел  көне  уңаеннан  “Туган  телем   -  иркә  гөлем“   дигэн    темага әдәби    кичә  үткәрдек.  Укучыларга  туган телебез  турында  сөйләдем, аны  онытмаска ,  сакларга  икәнен  аңлаттым. Туган  тел  турында  мәкалләр укыдык. Укучылар  туган  телгә  багышланган  узләре  яраткан  шигырьләрен  сөйләделәр . Туган тел  турында  җырлар  җырладык.   Кичәбезне  Г.  Тукай  сүзләренә  язылган  “Туган  тел”  җыры  белән  тәмамладык.