“Җырлап үтте данлы көрәш кырын“
Яңа Чаллы авыл китапханәсендә Муса Җәлилгә 119 ел тулу уңаеннан, китап укучылар белән “Җырлап үтте данлы көрәш кырын“ дигән кичә үткәрелде. Кичәгә “Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә” дигән мәгълүмати күргәзмә төзелде.
Кичәнең беренче өлеше “Батырлык кайдан башлана?” дип аталды. Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Кичәгә килүчеләр аның батырлыгын искә алдылар.
Кичәнең икенче өлеше “Башваткыч” дигән уен белән дәвам ителде. Уен - Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына багышланган сорауларны үз эченә алды.
Кичәнең өченче өлеше “Шигырьләр уку буенча бәйге” дип аталды. Китап укучылар Муса Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”,“Бүреләр ” , “Кызыма”, ”Җырларым”дигән шигырьләрен укыдылар.
#МусаҖәлил#ЯңаЧаллы#ӘлкиҮзәкКитапханәсенә100ел#Җиңү80