Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

”Нәкый Исәнбәттә кунакта”

Яңа Чаллы авыл китапханәсендә шагыйрь, драматург, публицист, үткен телле тәнкыйтьче, тәрҗемәче, текстолог һәм фольклорчы галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел уңаеннан ”Нәкый Исәнбәттә кунакта” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде .Нәкый Исәнбәт ( Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900 нчы елның 10 нчы гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Нәкый ага Исәнбәт бер вакытта да татар халкының хезмәт сөючән , җырга – моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле икәнен онытмый. Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләрен ул үзенең олы хезмәтләре белән раслый.Укучыларны Нәкый Исәнбәтнең бай иҗат мирасы белән таныштырылды. Аларны китап укуга кызыксыну уяту, сәнгатьле сөйләмгә , сәхнә зәвыгына өйрәтү,әдәби мираска сакчыл караш, бөек шәхесләребез белән горурлану хисләре тәрбияләү максатында уздырылды.Нәкый Исәнбәтнең “Өч матур сүз” шигырен укуһәм фикер алышу оештырылды.Аның “Уракчы кыз”,”Бормалы су” ,”Гармунчы егет “,” Син сазыңны уйнадың “ дигән шигырләренә җыр иҗат ителгәнен дә искә төшердек.