"Ришвәтчелек турында мин ниләр беләм?"
Яңа Чаллы авыл китапханәсендә китап укучылар белән "Ришвәтчелек турында мин ниләр беләм?" дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Ришвәтчелек төшенчәсенә анализ ясалды, мисаллар китерелде, мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Ришвәтчелек -кешенең сафлыгын, акылын, намусын,оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла дигән нәтиҗә ясалды.