Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“Мин монда яшим”

Яңа Чаллы авыл китапханәсендә “Мин монда яшим” дип аталган туган як сәгате үткәрелде. Татарстан – ул минем Туган илем, торган җирем, туган йортым. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Бәйсез дәүләт, бик бай, бик матур, гүзәл республика. Китап укучылар Татарстан турында күп кенә мәгълүматлар белән таныштылар. Аннары рәсемнәр буенча “Сорауга - җавап”, “Ничә шәһәр исемен беләсең?” ,“Уйла һәм сөйлә”, “ Дустыма сөйлим” яки “Расскажи другу ...” уены һәм “ Сүзләрдән җөмләләр төзегез”, “Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштыр” дигән биремнәр үтәделәр.Соңыннан “Мин яратам сине Татарстан” җырын башкардылар.