“Нинди һөнәр сайларга?”
Яңа Чаллы авыл китапханәсендә “Һөнәр сайлау, язмыш сайлау “дигән һөнәри тәрбия бирү сәгате үткәрелде.Әңгәмә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора, һәм кайберләрегез 9 класстан соң ук инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Китап укучылар һөнәрләрнең күптөрлелеге белән таныштылар .Һөнәрләрнең уңай һәм тискңәре яклары белән фикер алыштылар . Соңыннан киләчәктә нинди һөнәр сайлаулары турында да сөйләделәр.