Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“Бикә Рәхимова – балалар шагыйре”

Яңа Чаллы авыл китапханәсендә китап укучылар белән “Бикә Рәхимова – балалар шагыйре” дип аталган әдәби кичә үткәрелде.”Сүзеңне фәрештә хупласа...” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Укучылар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы буенча сорауларга җавап бирделәр. Аның “Бакый сагыш”, “Мизгелдә туктау”,”Кырмыскалар өендә” дигән китаплары белән таныштылар. Соңыннан “Гөлләр”, Минем Казаным” шигырьләрен укыдылар, анализ ясадылар.