"Баш иябез Бөек елларга"

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлки авылы мәдәният йортында, өлкән буын иҗатташларыбыз берлегендә "Баш иябез Бөек елларга" дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бәйгедә катнашучыларыбызның чыгышлары патриотик яктан көчле һәм илебезгә карата мәхәббәт белән тулыланган иде.
Бәйгедә, Түбән Әлки мәдәният йорты, Ташбилге мәдәният йорты, Әнҗерә мәдәният йорты,
Югары Әлки, Урта Әлки авыл клубларының өлкән буын иҗатташлары катнашты.