"Рәхмәт сиңа, солдат!”
Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы яугирләребез. Яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Безнең заман герое булган яугир белән чираттагы очрашу Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбендә булып үтте.Мәктәп укучылары кунак өчен "Рәхмәт сиңа, солдат!” дип исемләнгән концерт әзерләде. Хәрби хезмәткәр авыл халкына ярдәме, мәктәп балаларына җылы хатлары өчен рәхмәт белдерде. Ул хатларның солдатлар өчен бик мөһим булуы турында сөйләде. Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны белеп үсәргә тиеш.