“ Сез булганга көзләр матур ул…”
Октябрь аен мәрхәмәтлелек ае дип билгелисе килә. Чөнки әлеге ай өлкәннәр көнен билгеләп үтү белән башланып китә. 2 нче октябрь көнендә өлкән буын вәкилләре өчен Карга авыл китапханәсендә “ Сез булганга көзләр матур ул…” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге чараның максаты китап укучыларны яңа китаплар һәм якташ язучылар ижаты белән таныштыру иде.Өлкәннәребезгә матур котлау сүзләрен авыл жирлеге башлыгы Рәйнә Ибраһим кызы житкерде.Үткәрелгән әлеге чарада мөхтәрәм кунакларыбыз чәй өстәле артында бик матур гапләшеп, жырлап, шигырьләр сөйләп рәхәтләнеп ял иттеләр.
#Каргаавылкитапханәсе
#АлькеевскаяЦБС
#Өлкәннәрдекадасы