"Безнең күңелләрдә син, Тукай”
Карга авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 139 ел тулу уңаеннан "Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән шигьрият бәйрәме үткәрелде.
«Тукайны укып үсәм” дигән бүлектә , балалар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Тукайның шигырьләре, көйгә салынган жыр кебек, безне еларга,көләргә,уйланырга мәжбүр иттеләр, хәтта алар күп гасырлар элек язылган булсалар да, бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмыйлар.
#Габдулла_Тукай
#Карга_авыл_китапханәсе