"Сугыш турында укыйбыз"
Күп еллар рәттән язгы каникуллар вакытында китапханәләрдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза. Быелгы балалар китабы атналыгы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган. Шул уңайдан Карга авыл китапханәсендә "Сугыш турында укыйбыз" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Балаларга сугыш турында бик күп китаплар тәкъдим ителде.
Балалар сугыш темасына язылган әсәрләрне кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, фикерләрен җиткерделәр . Бөек Ватан сугышы, Ватанны саклаучылар турында шигырьләр яңгырады.
#БөекҖиңү#Каргаавылкитапханәсе