"Яз гөлләре"
“Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында , Карга авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар белән "Яз гөлләре" дип исемләнгән шигырь кичәсе узды. Очрашу җылы котлаулар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Татар әдәбиятында, шигърияттә каләм тибрәтүче хатын - кыз авторларыбыз бик күп. Аларның әсәрләре дә бик актив укыла. Бәйрәм уңаеннан " Хатын - кыз иҗаты ачылган чәчәк кебек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә хатын - кыз шагыйрәләр һәм язучыларның әсәрләре урын алды.
#8нчеМарт#Өлкәнбуын#Каргаавылкитапханәсе#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел