"Туган телем - иркә гөлем"

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр" - ди халык мәкале.
Карга авыл китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сүз алып барылды. Бирелгән сүзләрдән тел турында мәкальләр төзеп, шигырь юллары язылды." Туган телем - татар теле" исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды. Туган тел турында шигырьләр укылды.

#Каргаавылкитапханәсе#Тугантел#100летАлькеевскойцбс