"Куркынычсыз интернет"

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, Карга авыл китапханәсендә "Куркынычсыз интернет" мәгълүмат сәгате узды. Биредә интернетның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатылды. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат биерелде. Чара барышында Алмаз Гыймадиевның " Селфи таягы", " Телефонлы кәҗә" исемле әкиятләренә күзәтү ясалды, фикер алышынды.
#Каргаавылкитапханәсе#КуркынычсызРунет#ӘлкиҮзәкКитапханәсенә100ел