"Геройлар онытылмасын"
9 нчы декабрь илебез ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Карга авыл китапханәсендә "Геройлар онытылмасын" дип аталган китапханә сәгате узды. Китап укучылар Ватан Геройлары көне турында белделәр, аның тарихы белән таныштылар, әлеге тема буенча әдәбиятка кыскача күзәтү ясалды.