" Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез!"

Карга авыл китапханәсе "Билгесез Солдат көне"нә карата Һәйкәл янында " Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез!" дигән тематик сәгать үткәрде. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган Совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куйдык.
Онытмадык! Хәтерлибез! Рәхмәтлебез!