Очрашу
Карга авыл китапханәсе 26 октябрь көнне Карга төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә шушы белем учагында укыган, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Гамил Газим улы Гатин белән бик тә җылы эчтәлекле очрашу уздырды.Укучыларга үзенең сугышчан юллары турында сөйләде, сорауларына җавап бирде.Авыл җирлеге башлыгы Айрат Гибадуллин сау- сәламәт булып, дошманны җиңеп, тизрәк туган ягыбызга кайтуларын теләде.