" Бөтен гаилә бергә, Җан да урынында!"

Карга авыл китапханәсендә Гаилә елына карата Пушкин картасы проекты кысаларында " Бөтен гаилә бергә, Җан да урынында!" дигән квест - уен узды.
Уен барышында укучылар " Гаилә кыйммәтләре", " Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр", "Табышмакларны чишегез", “Гаилә әгъзаларына ничек назлы итеп мөрәҗәгать итәргә?”, “Үзеңне тикшереп кара”, “Изгелекле эшләр кәрзинен тутыр” һәм башка биремнәрне үтәделәр.
Укучылар белән " туган - тумачалар", гаилә турында, гаилә традицияләренә әхлакый мөнәсәбәт, туганлык мөнәсәбәтләре турында белемнәребезне киңәйттек.
Дөрес һәм тиз башкарылган биремнәр өчен чара азагында барысы өчен дә мөһим булган " ГАИЛӘ" сүзен җыйдылар. Уен җылы, дустанә атмосферада узды .