Алпаровская сельская библиотека - филиал № 1

"Билгесез Солдат..."

Карга авыл китапханәсендә "Билгесез Солдат..." дип исемләнгән батырлык сәгате узды.
Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куйды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга салынган һәйкәл янында билгесез солдатларны искә алдылар.
Онытмадык! Хәтерлибез! Рәхмәтлебез!