"Габдулла Тукай - шигрият теле"
Габдулла_Тукайга_139 ел тулу уңаеннан, Алпар авыл китапханәсендә "Габдулла Тукай - шигрият теле" исемле әдәби чара узды. Китапханәче балаларны язучының тормышы, иҗат юлы белән таныштырды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара барышында "Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.