«Куркынычсыз каникуллар»
Алпар авылы китапханәсендә язгы каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча балалар өчен «Куркынычсыз каникуллар» исемле әңгәмә - кисәтү оештырылды. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң? дигән сорауга балалар китапханәче белән бергәләп җавап таптылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен янә искә төшерделәр. Шулай ук, яңа килгән китап - журналлар белән таныштылар. Соңыннан, балалар урамга чыгып төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Чара бик күңелле һәм эчтәлекле узды.
#куркынычсызканикуллар