«Үлем җиңгән шагыйрь»
15 февраль - бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, Алпар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, укучылар өчен «Үлем җиңгән шагыйрь» дигән тематик кичә үткәрде. Кичәдә шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде. Чара барышында укучыларны патриот- шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Катнашучылар шигырьләрне укыдылар.
#АлпарАвылкитапханәсе#МусаҖәлил#ӘлкиҮзәкКитапханәсенә100ел