"Наркомания- афәт ул"
Алпар авыл китапханәсендә "Наркомания- афәт ул" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Әлеге чараның да төп максаты -яшьләргә сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Китапханәче яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатып үтте. Соңыннан, яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр. Чарага "Наркомания -афәт ул" дигән күргәзмә оештырылды, күзәтү ясалды.
#стопнаркомания#алпаровскаясб#алькеевскаяцбс