Центральная детская библиотека

Китапханә тарихы

Арча район балалар китапханәсе 1938 елда  оештырыла. Арча РОНО сы приказы нигезендә   китапханә мөдире итеп Әхмәтова билгеләнә. Китапханә Совет мәйданы урамындагы 26 нчы йортта урнашкан була.

Бу елларда балалар һәм өлкәннәрне китап  укуга тарту һәм гомуми наданлыкны бетерү  буенча актив эш алып барыла. Балалар һәм яшүсмерләр арасында матур әдәбиятны пропагандалауга зур игътибар бирелә. Даими рәвештә кычкырып укулар оештырыла, укылган китаплар буенча әңгәмәләр уздырыла,  яңалыклар белән таныштырыла.
          Сугыш елларында (1941-1945)  китапханәчеләр алдында тагын да мөһим бурычлар куела: укучыларда туган илгә мәхәббәт, хәрби-патриотик хисләр, фашист илбасарларына карата нәфрәт тәрбияләү. Шушы авыр елларда да китапханәчеләр  үз эшләрен намус белән үтәгәннәр. Алар бик авыр шартларда хезмәт итәләр. Бик иске бинада киросинлы лампа яктысында укучыларга хезмәт күрсәткәннәр, бина утын белән ягып җылытылган, ләкин утын әзерләве бик авыр булган.

1945 елның башына 7876 данә китап фонды булган. Һәр көнне китапханәгә 100-150 бала килгән. Китап бирү белән бергә китапханәчеләр укучы балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләгәннәр, белемнәрен киңәйтү-тирәнәйтү өстендә даими эшләгәннәр. Системалы рәвештә кычыкырып укулар үткәргәннәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен уку планнары төзелгән.

1945 елда Арча китапханәсе район башкарма комитетының мәдәни-агарту эшләре бүлеге карамагына күчә.

Сугыштан соңгы кыенлыкларга карамастан, китапханә хезмәткәрләре китап фондын тулыландыру  һәм китап укучылар  ихтыяҗын канәгатьләндерү   өчен зур тырышлык куялар. Лекция, әңгәмәләр үткәрәләр.

1955 елда балалар китапханәсе фондында  11 мең данә китап исәпләнә, китап укучылар саны 450 гә җитә.

 1957 нче елдан  балалар китапханәсен  Нуриева Ая Габдулхаевна җитәкли ,  озак вакытлар  балалар белән эшләү буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Ул тарихта иң беренче тапкыр “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнгән китапханәче. Гомеренең күп өлешен Ая Габдулхаевна балалар белән эшләүгә багышлый. Ул яхшы педагог һәм оста тәрбияче. Йөзләрчә укучыга дөрес юл күрсәтте, тормышка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләде.

Бу чорда балалар китапханәсенең уку залында Хайруллина Сания апа эшли. Ул бик тырыш, тынгысыз китапханәче балалар белән эшләүгә үзеннән зур көч кертә.
            Әминова Фәимә Нуриевна китапханәче булып эшләгән. Аны яхшы остаз, тырыш китап  пропагандалаучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы буларак беләләр. .
           1968 елдан район балалар китапханәсендә методист булып Сабирова Сирена Хазиевна эшли. Оста оештыручы,  бөтен гомерен китапханә эшенә багышлаган  һәм күп еллар балалар бүлеге мөдире булып эшли. Атказанган мәдәният хезмәткәре.
           1971 елдан  китапханәче булып Акбашева Мөнирә Сабировна эшли. Лаеклы ялга чыкканчы ул үз  һөнәренә тугры кала.

60-70 нче елларда китапханә комсомолом оешмасы, мәктәпләр, мәдәният йорты белән хезмәттәшлек итә. Китап укучылар конференциясе  еш кулланыла торган эш формасы  була. Конференцияләр  Ленин, Дәүләт премиясе  лауреатлары булган, танылган татар язучылары иҗаты  буенча, мәктәп программасы кысаларында үткәрелә.

Балалар китапханәсе  пионерлагерьларга да зур ярдәм күрсәтә, аларны китаплар белән тәэмин итә. Балалар зур канәгатьлек белән җәйге ялларында китаплар укыйлар һәм төрле масса чараларда  катнашалар.

1979 елда үткәрелгән үзәкләштерүдән соң барлык авыл китапханәләре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләшә. Район балалар китапханәсе дә  Үзәк китапханә структурасына балалар бүлеге булып керә.

1981 елда Үзәк китапханә Банк урамы, 2а  адресы буенча урнашкан яңа бинага күченә.

 1987 елда китапханә мәдәният институты тәмамлаучы яшь белгечләр белән тулыландырыла. Закарова Алсу Миннахметовна балалар бүлегенең уку залына китапханәче, Вәлиева Әлфия Ленаровна балалар эше буенча   методист итеп билгеләнә.
         80-елларда китапханәнең материаль – техник базасы укучыларның ихтияҗларына жавап бирерлек була. Балалар бүлегендә  пианино, светомузыка, усилитель, магнитофон, проигрыватель, төсле телевизор, өстәл уеннары, уенчыклар, "Капкачы", "Викторина М-юл билгеләре" уен-автоматлары булдырыла.

1993 елдан  балалар бүлеге мөдире итеп  Закарова Алсу Миннахметовна билгеләнә.
         90 нчы елларда балалар бүлегендә Мәрьям Кашапова Газизовна эшләгән (1991-  1999 еллар). Тыйнак, яхшы күңелле бу ханымны укучы балалар да, коллегалары да яраталар.
           1995 елда балалар бүлегендә китап фонды 42274 данә китап тәшкил итә. Бер ел эчендә  532 данә китап кайта. Китап белән тәэмин ителеш күрсәткече  бер укучыга 17 данә тәшкил итә.
       1999 елдан коллективта үзгәрешләр була. Кашапова М. Г. лаеклы ялга озатыла , аның урынына китапханәче булып Рәхимбаева Алсу Гарифҗановна килә, ул 1986 елдан башлап  өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли. Яшь белгеч Шәймәрданова Ләйсән Фәритовна уку залында эшли башлый.
      2000 еллар башында балалар белән эшләүнең яңа  формалары  кулланыла башлый. Яшь укучыларыбыз өчен "Милая очаровашка", "Алло, без талантлар эзлибез!" шоу-программалары, "Не зарывайте свои таланты" конкурсы, тернәкләндерү үзәге балалары өчен төрле бәйрәмнәр "Таныш Булыйк!", "Праздник в сказочном лесу", "Китапханә. Китап. Гаилә"  дигән ата-аналар өчен конференция үткәрелә. Мондый чараларда балалар үзләре дә бик теләп  катнашалар.
       2003 елдан акрынлап  балалар бүлеге хезмәткәрләре алышынып тора. Бүлек мөдире булып Рәхимбаева А.Г.  эшли башлый. Китапханәчеләр Сафина Р. М., Бариева, З. З., Җамалиева Г. Р. укучыларга хезмәт күрсәтүне мавыктыргыч һәм кызыклы, традицион булмаган эш формаларын кулланып оештырырга омтылалар. Укучыларга китапханәдә барлык уңайлы шартлар тудыру өстендә эшлиләр.

2011 елда Г. Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан,  Мәдәният Министрлыгы Китапханәне заманча җиһазлар һәм компьютер техникасы белән тәэмин итә. Ремонт ясала һәм бөек шагыйрьнең туган көненә  балалар китапханәсе тулысынча яңартыла. Балалар китапханәсе заманча һәм матур модель китапханә  була.

Хәзерге вакытта Район балалар китапханәсе мөдире Рәхимбаева А.Г., китапханәчеләр Сафина Р. М., Абдуллина Р. Р., Фазылова Д. Ф. балалар һәм яшүсмерләрне  укуга  тарту буенча актив эш алып баралар.