Центральная детская библиотека

"Тылсымлы табигать дөньясы" (Халыкара кошлар көне)

   1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр  өчен Халыкара кошлар көненә багышланган "Тылсымлы табигать дөньясы" дип  исемләнгән экологик чара уздырылды. Балалар, төрле уеннарда катнашып,  табигать өлкәсендә үзләренең белемнәрен арттырдылар.

   Балалар, чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыбызны – кошларны да яратырлар, сакларлар дип өметләнәбез.