«Шүрәле турында яңа әкиятне кем язган?» (“Шүрәле” әкиятенең яңа версиясен язган Лесенколар гаиләсе белән очрашу)
Арча район балалар китапханәсендә “Шүрәле” әкиятенең яңа версиясен язган Лесенколар гаиләсе белән очрашу булып узды. Артем Петрович Лесенко улы Александр белән Г.Курсави исемендәге күппрофилле лицейның 3 нче сыйныф укучыларына әлеге әкиятнең язылу тарихы турында сөйләделәр, андагы персонажлар белән таныштырдылар, киләчәккә планнары белән дә уртаклаштылар. Шүрәле турында яңа әкият балаларда зур кызыксыну уятты, аларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга авторлар бик теләп җавап бирделәр.
Лесенко гаиләсе иҗат иткән әкияттә Шүрәле образы табигатьне сакларга өндәүче игелекле герой итеп сурәтләнә. Әсәр балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Китап рус һәм татар телләрендә нәшер ителеп, үз укучысын табарга да өлгерде.