"Урман-табигый байлык" (Халыкара урман көненә багышланган экологик чара)
21 март - Халыкара урман көне 


Шул уңайдан Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр "Урман-табигый байлык" исемле бик файдалы һәм кирәкле экологик чарада катнаштылар.
Балалар урман буйлап сәяхәт иттеләр һәм төрле уеннарда катнашып үзләренең табигать өлкәсендә булган белемнәрен күрсәттеләр.
"Урман-безнең йорт" дип исемләнгән мультфильм карап, үзләренә файдалы мәгълүмат алдылар. Алар табигатьнең чын дуслары булып калырлар һәм тирә-юньдәге барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәттә булырлар дип өметләнәсе килә.