Центральная детская библиотека

Нәфис сүз һәм актерлык осталыгы дәресе ("Китап сәхнә: "Апушның тылсымлы төшләре" библиоперфомансы" проекты кысаларында)

16 март көнне «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында Арча район балалар китапханәсендә Арча шәһәренең балалар театр коллективлары өчен нәфис сүз һәм актерлык осталыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрелде!

Чарада Әтнә татар дәүләт драма театрының талантлы һәм күренекле актрисасы Зөһрә Мөхәммәтгалиева катнашты.

Дәрес барышында балалар нәфис сүзнең нечкәлекләре турында белделәр, хис-кичерешләрне белдерергә һәм командада эшләргә өйрәнделәр. Зөһрә Газинуровна бик файдалы киңәшләр бирде, сәхнә серләре белән уртаклашты, балаларны иҗатка һәм үсешкә рухландырды.

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Илфар Илдар улы Әюпов Зөһрә Газинур кызына проектта катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм барлык яшь артистларга иҗади уңышлар теләде.

Талантлы актриса белән очрашу театрны яраткан һәм үзенең актерлык сәләтләрен үстерергә теләгән һәркем өчен файдалы булды. Зөһрә Мөхәммәтгалиевага безнең проектка керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез!

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.