"Госман Бакиров- фронтовик язучы, укытучы һәм журналист" әдәби кичә
Бүген Район балалар китапханәсендә якташыбыз фронтовик язучы, укытучы һәм журналист Госман Бакировның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен язылган “Хәзинә”пьессасыннан, “Укытучы апа”, “Утлы тегермән” повестьларыннан өзекләр тыңладылар һәм фикер алыштылар. Г. Бакировның фроннттан язган хатларын укыдылар.
Балалар өчен кызыклы сәхнә әсәрләре, хикәяләре, сугышта күргәннәре турында автобиографик язмалары һәм повестьлары белән үзен күрсәткән якташыбыз белән без чиксез горурланабыз. Бакиров Госман Фәтхулла улы- батыр солдат, яхшы педагог һәм талантлы язучы булып хәтерләрдә сакланыр.