“Тукайны бергәләп укыйбыз” (Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан “Бишек җыруы”н уку)
Татар халкының бөек шагыйре, якташ язучыбыз Г. Тукайның 140 еллыгы уңаеннан республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алды. Һәр атнаны китап укучылар белән китапханәләрдә җыелып Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйбыз, аның әдәби мирасы белән танышабыз. Бүген без шигърияткә гашыйк, җыр, моң яратучы күп балалы әниләрне чакырдык. бергәләп иң матур әсәрләрнең берсе булган “Бишек җыруы”н искә төшердек.
Хөрмәтле кунагыбыз Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк ханым үзенең искиткеч моңлы тавышы белән матур җырлар башкарды, шигырьләр укыды, әниләргә бишек җырларын өйрәтте. Күңеле белән иҗатка гашыйк, мөләем, ягымлы, тәмле телле чын татар хатыны Гөлчәчәк ханым әниләргә истә калырлык матур мизгелләр бүләк итте.