Театральләштергән квест-уен ("Китап-сәхнә: "Апушның тылсымлы төшләре" проекты кысаларында) #3көн
Балалар серле хатка тап булдылар: кемдер Г.Тукайның китапларын урлап, аларны урманга, елгага һәм аланга яшереп куйган. Уенда катнашучылар шунда ук сәяхәткә чыгарга һәм югалган әдәби хәзинәләрне коткарырга булдылар.
Юлда балаларны Габдулла Тукай әкиятләрендәге геройлар каршы алды. Аларны зирәк Су Анасы, хәйләкәр Шүрәле, игелекле Кәҗә һәм кыю Сарык белән мавыктыргыч очрашулар көтә иде. Һәр герой балаларның зирәклеген, җитезлеген һәм бердәмлеген тикшерү өчен кызыклы биремнәр үтәргә тәкъдим итте.
Үзләренең тапкырлыгы һәм бердәмлеге ярдәмендә балалар барлык сынауларны уңышлы үтәделәр һәм урланган китапларны кире китапханәгә кайтара алдылар.
Чара һәр катнашучыга шатлык, яңа тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Без үзебезнең кечкенә китап укучыларыбыз белән горурланабыз!