"Веселый девичник" (8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан)
Арча район балалар китапханәсендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан матур бәйрәм узды.
Чарада Арчаның 11нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның яраткан әниләре катнашты.
Балалар әниләре белән мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм уеннарда көч сынаштылар, кадерле кешеләренә матур теләкләр җиткерделәр. Бәйрәм татар орнаменты төшерелгән матур брошкалар ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды. Һәр катнашучы уникаль бизәкле брошка ясады.
Кадерле кызлар, әниләр, әбиләр, сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, чиксез бәхет һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез. Һәр көн елмаюлар һәм күңелле сюрпризлар белән тулы булсын!