Центральная детская библиотека

"Без булдырабыз!" тиз уку чемпионаты

Халыкара туган тел көне уңаеннан Район балалар китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Без булдырабыз!» исемле Тиз уку чемпионаты оештырылды.  Әлеге чара  Г. Тукайның 140 еллыгына багышланган «Китап-сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы  дип исемләнгән проект кысаларында узды. Арчаның 1 нче номерлы урта мәктәбенең 5 «Б сыйныф укучылары әдәби уеннар уйнап туган телебездә аралаштылар һәм Тиз уку чемпионатында катнашып үзләрен сынап карадылар. Барлык катнашучыларга  истәлекле бүләкләр, Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләреннән бер минут эчендә иң күп сүз укыган  балаларга дипломнар  тапшырылды.

Туган телдә аралаша һәм сөйләшә белү - зур бәхет, зур горурлык! Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик!