Центральная детская библиотека

“Синең батырлыгың мәңге онытылмас!”

    12 февраль көнне Арча балалар китапханәсенә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 6”В” сыйныф укучылары чакырылды. Әлеге чара Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән, курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Балалар шагыйрьнең  кызыклы, ләкин шул ук вакытта авыр һәм фаҗигале язмышы турында күбрәк белә алдылар, шигырьләр тыңладылар. Әдәби бәйгедә катнашучылар арасында иң талантлы укучы ачыкланды. Муса Җәлилнең “Кызыл Йолдыз” газетасына килеп,үзенең беренче язган “Бәхет” исемле шигырен укыганы сәхнәләштереп күрсәтелде. 

    Шуны әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат батырлыгы-үсеп килүче буын өчен үрнәк.