"Китапханә учагы җылысы": Гофманның Раштуа әкияте буенча кичә (әдәби сәгать)
24 гыйнвар көнне легендар немец язучысы – Эрнст Теодор Амадей Гофманның тууына 250 ел һәм аның үлемсез «Щелкунчик һәм тычкан короле» әкияте дөньга килүгә - 210 ел тула. Бу күренекле даталарга багышлап Арчаның 6нчы урта мәктәбенең 4 "Г" сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать әзерләнде.
Балалар авторның тормыш юлы, иҗаты белән һәм китап геройлары белән якыннан таныштылар. Петр Ильич Чайковскийның әлеге әкияткә язылган сихри музыкасын тыңладылар, шулай ук "Щелкунчик" мультфильмын карап уздылар, ә ахырдан әдәби викторинада катнаштылар.