Центральная детская библиотека

«Р. Киплингның әкияти джунглилары» әдәби уены (Р. Киплингның тууына 160 ел тулу уңаеннан)

Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең 1 «Б» сыйныф укучылары өчен Район балалар китапханәсендә Р.Киплингның тууына 160 ел тулу уңаеннан әдәби уен үткәрелде. Балалар Киплингның бала чагы һәм яшьлеге, аның иҗатына Һиндстанның йогынтысы, карьерасының төп этаплары, Нобель премиясе һәм язучының дөнья әдәбиятына гаять зур йогынты ясаган һәм берничә буын укучыларын тәрбияләгән төп әсәрләре турында белделәр.

Укучылар зур кызыксыну белән язучының «Мөгезборынның тиресе каян барлыкка килгән» әкиятен тыңладылар, аны анализладылар, «Джунгли китабы» әсәренең төп геройлары турында биремнәр чиштеләр. Чара ахырында балаларны сюрприз көтә иде - алар белән очрашуга «Джунгли китабы» әсәрендәге Маймыл килде. Балалар аның белән рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм Маймылның яраткан ризыгыннан авыз иттеләр.