Центральная детская библиотека

«Кояш кебек якты балачак» сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

16 декабрьдә Арчаның 7 нче балалар бакчасында «Кояш кебек якты балачак» дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә мәртәбәле җюри әгъзасы буларак, Район балалар китапханәсе китапханәчесе дә катнашты. Чарада Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин, Нәҗип Мадьяров һәм башка татар язучыларының матур шигырьләре яңгырады. Балалар төрле яшьтә булуларына карамастан, иҗади осталыкларын күрсәттеләр, жюри әгъзалары алдында каушап калмадылар. Бигрәктә 3-4 яшьлек балаларның чыгышлары җылы кабул ителде. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.