«Гаилә белән яңа ел укулары» Бөтенроссия акциясе
13 декабрьда Арча район балалар китапханәсендә «Гаилә белән яңа ел укулары» Бөтенроссия акциясе оештырылды.
Чарада безнең китапханәгә актив йөрүче Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары, «Движение первых» хәрәкәтенең активистлары һәм Салиховлар, Кәлимуллиннар, Галимовлар гаиләләре катнашты.
Акция кысаларында, катнашучы гаиләләр игелек, могҗизалар, шәфкатьлелек, дуслык, юмор турында әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Чарада рус халык әкияте «Два Мороза», А.Безлюднаяның «Мандариновый ПОМ, или История о нетающей дружбе», С. Шәвәлиеваның «Праздник состоялся» дип исемләнгән әсәрләр яңгырады. Шулай ук кунаклар «Әдәби квиз» уенында катнашып, көч сынаштылар.
Яңа ел бәйрәме могҗизасыз була мени?! Чарабызга Кыш бабай да килде һәм үзенең яраткан «Иван-царевич һәм соры бүре», «Морозко», «Кар Кызы» әкиятләреннән өзекләр укыды, күңелле уен үткәрде һәм барлык кунакларны серле капчыгыннан тәм-томнар белән сыйлады.
Акциядә катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.