Центральная детская библиотека

"Геройлар булып тумыйлар" (Ватан Геройлары көненә багышланган патриотик сәгать)

 9 декабрь - Ватан Геройлары көне.

 Бу бәйрәм үз гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә хөрмәтне саклау мөһимлеген ассызыклый.

 Әлеге истәлекле бәйрәм кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенең 6 "В" сыйныфы укучылары өчен "Геройлар булып тумыйлар"исемле патриотик сәгать үткәрелде.

 Балалар бәйрәмнең тарихын белделәр, Арча районының Бөек Ватан сугышы Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары һәм СВО зонасында чын Геройлар дип атарга мөмкин булган егетләрне искә алдылар.

 Чара барышында Мариупольне азат итүдә катнашкан СВО Герое - Владислав Головин турындагы видеороликлар карап фикер алыштылар. Һәм ахырдан «Ватан Геройлары көне» исемле фильм карадылар.

 Геройларны хәтерлибез! Горурланабыз! Хөрмәт итәбез!