Центральная детская библиотека

«Оста куллар - матур әйберләр тудыра» (Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан)

Бүген, Инвалидлар декадасы кысаларында, Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Өмет чыганагы» балаларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Китапханәчеләр балаларга Арктикада һәм Антарктидада яшәүче хайваннар турында сөйләделәр, алар өчен «Оста куллар матур әйберләр тудыра» дип исемләнгән мастер-класс оештырдылар. Балалар әти-әниләре белән бергә шаян пингвин ясадылар, картиналарын кар бөртекләре белән бизәделәр һәм тирә-юнебез тизрәк ап-ак кар белән каплансын дигән теләкләр белдерделәр.