Центральная детская библиотека

Без тынычлыкта яшәргә телибез! (террорчылык турында профилактик-мәгълүмати әңгәмә)

 28 ноябрь көнне Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 4 "Б" сыйныфы укучылары өчен террорчылык турында профилактик-мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Бу чара балаларга гражданлык уяулыгының мөһимлеген аңлау максатыннан оештырылды.

 Чарада террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Балалар катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында актив фикер алыштылар. Гражданлык уяулыгының мөһимлеге турында фикер алышканда, балалар һәрберсе террорчылыкка каршы көрәшкә үз өлешен кертә ала дигән нәтиҗәгә килделәр. Укучылар белемнәрен ныгыту өчен тематик видеороликлар карадылар һәм уен-тренингында белемнәрен күрсәттеләр.