Центральная детская библиотека

Барыбыз да хокук турында белергә хокуклы! (20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне)

Ел саен 20 ноябрьдә, Бала хокуклары турындагы конвенцияне имзалаган көнне, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенең 7 «А» сыйныф укучылары өчен «Барыбыз да хокук турында белергә хокуклы!» дигән хокукый дәрес үткәрелде. Чарага «Милосердия үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, ТР Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы - Дәүләтшина Нурсия Ринатовна чакырылган иде, ул балалар белән бик файдалы әңгәмә үткәрде.

Шулай ук хокук дәресе барышында балалар нинди хокукларга ия булуларын, аларга нинди йөкләмәләр йөкләнүен, нинди җаваплылык төрләре булуын, көндәлек тормышта без үз хокукларыбызны, бурычларыбызны кайда гамәлгә ашыра алабыз һәм ни өчен җаваплы булуыбызны белделәр.