Центральная детская библиотека

“Чын дуслык-зур байлык” (Халыкара толерантлык көненә багышланган дуслык дәресе)

    19 ноябрь көнне Арча балалар китапханәсенә Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең 4 «Г» сыйныф укучылары Халыкара толерантлык көненә багышланган “Чын дуслык-зур байлык” дип исемләнгән чарага чакырылды. Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр.  Чараның төп өлешендә укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, мультфильм геройларының чын дусларын искә төшерделәр, төрле халык биюләрен башкардылар.  Абдулла Алишның  әкияте буенча төшерелгән  "Чукмар белән Тукмар"дигән кызыклы мультфильм карадылар.

      Ә без үз чиратыбызда телибез, сезгә һәрвакытта да тәртипле булырга,чөнки бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була.