Китап - хәзинәле утрау (Роберт Льюис Стивенсонның 175 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать)
Быел без күренекле инглиз язучысы Роберт Льюис Стивенсонның 175 ел тулуын билгеләп үтәбез.
Дуслар, ничек уйлыйсыз, язучының иң зур хәзинәсе нәрсә? Әлбәттә, аның гаҗәеп китап дөньясы! Авторның иң яхшы иҗат җимеше, шедевры - "Хәзинә утравы" романы.
Юбилей уңаеннан Арчаның Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей мәктәбенең 5 "А" сыйныф укучылары "Китап - хәзинәле утрау" исемле әдәби сәгатьтә катнаштылар. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Ә сөйкемле кунакның кызыклы биремнәре һәм тәм-томнар салынган яшерен сандыгы һәркемгә күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.