Китап һәм аның язучысы: автор сүзе (Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Михайловна Феоктистова белән иҗади очрашу)
10 ноябрь көнне безнең китапханәбездә профессиональ балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Михайловна Феоктистова белән иҗади очрашу һәм аның "Город Зилантов" исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Чарада Арчаның 6 нчы мәктәбенең 8 һәм 9 сыйныфы укучылары катнашты. Балалар популяр китапның авторы һәм сюжеты белән якыннан таныштылар, татар фольклоры персонажлары турында күп яңалыклар белделәр...
Үзенчәлекле буктрейлер буенча тамашачылар әсәрнең төп героинясы Дилия белән таныштылар.
Дуслар, хәзер барлык теләүчеләр өчен уникаль мөмкинлек бар- бу искиткеч китап фондыбызны тулыландырды! Рәхим итеп укыгыз!