Центральная детская библиотека

Дуслык белән дан тотабыз, ил белән горурланабыз! (Халыклар бердәмлеге көне)

 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, ул безнең данлыклы тарихыбызны искә алу көне. Ә Россия - зур һәм күпмилләтле ил!

 Бу истәлекле дата алдыннан, 10 нчы балалар бакчасы белән берлектә, без мавыктыргыч бәйрәм программасы әзерләдек. Балалар бәйрәмнең тарихы, Россия халыкларының мәдәнияте белән таныштылар, матур күпмилләтле илебез турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр һәм төрле халыкларның уеннарында актив катнаштылар. Чараны "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары "Россия" исемле флешмоб белән тәмамлады.

 Бәйрәм балалар өчен Россиядә яшәүче халыкларның үзара аңлашуы һәм дуслыгы мөһимлеген ассызыклады. Мондый чаралар балаларга күпмилләтле дәүләттә тынычлык һәм татулыкның әһәмиятен аңларга ярдәм итә.

 Бердәмлектә - көч!