Центральная детская библиотека

Белемгә юл (Беренче сыйныф укучыларының китапханә белән танышулары)

Бүген бездә кунакта Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары булды. Нәни дусларыбыз өчен китапханә белән танышу абонементтан башланды. Балалар китапханәнең ни өчен кирәклеген, анда үз-үзеңне ничек тотасын, китапларны ничек сакларга кирәклеген белделәр. Аннары балалар китапханәбезнең барлык бүлекләрендә булып, китаплар дөньясы буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Мальвина һәм Буратина белән бергә Белем илендәге күңелле математика, шаян грамматика, серле әйләнә-тирә дөнья, әдәбият фәннәре буенча кызыклы биремнәрне үтәделәр.